Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста погонлы Кыш Бабай бүләк өләште

    Татарстан эчке эшләр министрлыгы 16 декабрьдән 18 январьга чаклы «Полиция Кыш Бабае» мәрхәмәтлелек акциясе үткәрә. Авыр тормышлы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче, тормыш сынауларына дучар булучы һәм инвалид балалар ел буе көтүче бу мәрхәмәтлелек акциясе районыбызда инде бер дистә ел киң колачлы булып үтә. Быелгы акциянең беренче этабы 29 декабрдә башланды....

    Татарстан эчке эшләр министрлыгы 16 декабрьдән 18 январьга чаклы «Полиция Кыш Бабае» мәрхәмәтлелек акциясе үткәрә. Авыр тормышлы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче, тормыш сынауларына дучар булучы һәм инвалид балалар ел буе көтүче бу мәрхәмәтлелек акциясе районыбызда инде бер дистә ел киң колачлы булып үтә. Быелгы акциянең беренче этабы 29 декабрдә башланды. Полиция Кыш бабае Илшат Мухамов, Кар Кызы- халыкны социаль яклау район идарәсенең авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Раилә Сәлахова, «Убырлы»-Динара Таһирова, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукын яклау инспекторы Рания Михайлова бу көнне 5 гаиләдә кунакта булып, балаларга Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр. Аларны Кыш Бабай капчыгына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән беррәттән район халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре тутырды. Моннан тыш, капчыкка аерым үз бүләкләрен киң күңелле иганәчеләр-идарә җитәкчесе кызы, эшмәкәр Лилия Хәсәнова һәм биредә гади техник хезмәткәр булып эшләүче Мәүлия Халикова да салды.

    Акциянең икенче этабы 30 декабьда үтте. Йомгаклау этабы январь аеның беренче ункөнлегендә тәмамланачак.

    -Районда бүген авыр тормышлы 30 гаиләдә 59 бала тәрбияләнә, 74 инвалид бала бар. Бу уртак акциягә кушылырга теләүчеләр Полиция Кыш Бабаена 21-5-75, Кар Кызына 21-0-81 телефоннары аша хәбәргә чыга ала. Төрле каналлар һәм программалар буенча быел 10 мең кеше барлыгы 59 миллион сумлык материаль һәм башка төрле социаль яклау чаралары алды. Райондашларымны һәм хезмәттәшләремне Яңа-2015 ел белән котлыйм. Гаиләләр тигез һәм имин, балаларыбыз сәламәт, тормышларыбыз җитеш булсын иде,- ди Апас халыкны социаль яклау район идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: