Апаста премия тараталар
Җир әзерләү, туңга сөрү эшләрендә иң нәтиҗәле эшләүче сукачыларга "Кыр премиясе" тапшыру турында карар кабул ителде. Шартлар буенча "МТЗ-1221" өчен ул сыйфатлы сукаланган, туңга сөрелгән 250, "К-700", Фэнд" өчен 500, "Нью-Холланд" өчен 850 гектардан каралган. Күләме-1000 сум. 5-6 сентябрьдә районда 7 экипаж бу премиягә лаек булды һәм район вәкилләре кырга...
Җир әзерләү, туңга сөрү эшләрендә иң нәтиҗәле эшләүче сукачыларга "Кыр премиясе" тапшыру турында карар кабул ителде.
Шартлар буенча "МТЗ-1221" өчен ул сыйфатлы сукаланган, туңга сөрелгән 250, "К-700", Фэнд" өчен 500, "Нью-Холланд" өчен 850 гектардан каралган. Күләме-1000 сум. 5-6 сентябрьдә районда 7 экипаж бу премиягә лаек булды һәм район вәкилләре кырга килеп механизаторларга аны тантаналы шартларда тапшырды. Икеләтә күләмдә эш башкаручы экипажларга 2 мең сумлык "Кыр премиясе" каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев