Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста район башлыгы Кубогына унбишенче көрәш ярышы үтте

    Апаста милли көрәш буенча район башлыгы Кубогына аерым ярышларның беренчесе моннан 15 ел элек үткәрелеп, анда районның 4 мәктәбеннән нибары 45 яшь көрәшче катнашканлыгы мәгълүм. Ун еллар элек бу бәйге инде районара дәрәҗәгә кадәр үсте. 9 январьда үткән бу ачык турнирда дүрт районнан 125 яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелегендә Апас,...

    Апаста милли көрәш буенча район башлыгы Кубогына аерым ярышларның беренчесе моннан 15 ел элек үткәрелеп, анда районның 4 мәктәбеннән нибары 45 яшь көрәшче катнашканлыгы мәгълүм. Ун еллар элек бу бәйге инде районара дәрәҗәгә кадәр үсте. 9 январьда үткән бу ачык турнирда дүрт районнан 125 яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелегендә Апас, Яшел Үзән һәм Чүпрәле районнары призлы урыннарда. Буалылар-дүртенче. Ярышларны күрергә һәм келәмдә гаделлек сакларга дип Казаннан Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Равил Хәйруллин, халыкара спорт судьясы Рәфкать Җәләев, республика категорияле спорт судьясы Атлас Гафиятов чакырылган иде. Алар районда көрәшкә игътибарның сизелерлек артуын аерым билгеләп үттеләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Кызылтау мәктәбе директоры Илдар Хәйбуллин, балалар тренеры Ринат Гыйламов, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллинга Татарстан милли көрәш федерациясе бүләкләре һәм таныклыклар тапшырдылар.

    Көрәш 12 үлчәү категориясе буенча үткәрелде. Иң яшь батыр-Апастан 36 килограмм авырлыкта барлык көндәшләрен бирелдергән Айрат Салаватуллин, абсолют батыр, 70 килограмм авырлыктагы яшь апаслы Раниль Сөнгатуллин тәкәләргә лаек булдылар. Үз авырлыкларында 1-2-3 урын яулаучы яшь батырларга медальләр, Грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

    25 килограммга кадәр авырлыкта:

    1.Альмир Сабиров (Апас); 2.Илгиз Гыйсмәтуллин (Апас).

    29 килограмм:

    1. Булат Шәйхенуров (Яшел Үзән); 2. Азат Шаһиәхмәтов (Апас); 3. Сәет Хәйруллин (Яшел Үзән).

    32 килограмм:

    1. Диас Зиннәтуллин (Яшел Үзән); 2. Риназ Габдрахманов (Буа); 3. Булат Гайнуллин (Апас).

    36 килограмм:

    Айрат Сафиуллин (Апас); 2. Муса Хәйруллин (Яшел Үзән); 3. Нәриман Сәетов (Яел Үзән).

    40 килограмм:

    1. Азамат Мөхәммәтшин (Апас); 2. Инсаф Яруллин (Яшел Үзән); 3. Илдар Басыйров (Чүпрәле).

    45 килограмм:

    1. Динар Сафин (Яшел Үзән); 2. Илмир Сабиров (Апас); 3. Илназ Садыйков (Апас).

    50 килограмм;

    1. Сөнгат сафиуллин (Яшел Үзән); 2. Марат Гайнетдинов (Апас); 3. Гадел Сафиуллин (Апас).

    55 килограмм:

    1. Раил Гайнетдинов (Чүпрәле); 2. Булат Вәлиев (Апас); 3. Камил Халиков (Апас).

    60 килограмм:

    1. Данил Нәҗмиев (апас); 2. Зөлфәт Вахитов ( Буа); 3. Данияр Сөләйманов (Чүпрәле).

    65 килограмм:

    1. Ринас Хәсәнов (Апас); 2. Айнур Салаватов (Яшел үзән); 3. Раил Фәсхетдинов (Апас).

    70 килограмм:

    1. Рәмзис Заһидуллин (Яел Үзән); 2. Булат Ганиев (Яшел Үзән); 3. Илназ Ибраһиов (Апас).

    70 килограмм авырлыктан югары:

    1 Ранил Сөнгатуллин (Апас); 2. Алмаз Нигъмәтуллин (Апас); 3. Раил Җамалетдинов (Буа).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: