Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста “Россия чаңгы юлы-2021” ярышлары узды

    Чаңгы үзәген ачу тантанасыннан соң, “Россия чаңгы юлы-2021” ярышлары башланып китте.

    (6 март, “Апастово-информ”). 
    Ярыш олысын да, кечесен дә үзенә җыйды. Көчен сынап караучылар да, көч биреп торырга килүчеләр дә бихисап иде. 
    Ярышны балалар бакчасы нәниләре башлап җибәрде. Алар аеруча да тырышып шуды. Бүләкләр дә алдылар. 
    Мәктәпләр, хезмәт коллективлары, өлкәннәр, җитәкчеләр бик теләп чаңгы шуды. 
    Бу көн бәйрәм төсен алды. Тәмле коймак пеште, чәй кайнады, музыка тынып тормады. Җиңүчеләр бүләкләнде, мактау сүзләренә лаек булды. Бу хакта тулырак “Йолдыз” битләрендә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: