Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста Россия география җәмгыятен каршы алдылар

    Россия география җәмгыятенең Татарстандагы яшьләр комиссиясе җитәкчесе Сергей Салеев командасы безнең районның Свияжский бистәсенә 120 чакрым озынлыгындагы су экспедициясе маршрутына кирәкле әсбаплар һәм җиһазлар төягән автоколоннаны район башлыгы урынбасары Марат Ганиев, вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Шамил Гаффаров, район экологы Марсель Фәхретдинов, "Яшь гвардия" челәр һәм "Бердәм Татарстан...

    Россия география җәмгыятенең Татарстандагы яшьләр комиссиясе җитәкчесе Сергей Салеев командасы безнең районның Свияжский бистәсенә 120 чакрым озынлыгындагы су экспедициясе маршрутына кирәкле әсбаплар һәм җиһазлар төягән автоколоннаны район башлыгы урынбасары Марат Ганиев, вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Шамил Гаффаров, район экологы Марсель Фәхретдинов, "Яшь гвардия" челәр һәм "Бердәм Татарстан командасы" каршы алды. Шул ук көнне Зөя аша моннан 20 еллар элек салынган тимер-бетон күпер астында зур чисталык өмәсе үткәрелде.

    Бу чарада катнашып, Сергей Салеевның яшь экологлар командасы Зөя суын мензуркаларга тутырып, Казанда махсус лабораториядә тикшертү өчен үзләре белән алды. Унынчы яртыда 3 байдарка, автоколонна Зөя агымы буйлап Казанның "Локомотив" су коену-кызыну пляжына кадәр 7 көн дәвам итәчәк юлга кузгалды. Зур торак пунктларда алар привалга туктап халык, киң җәмәгатьчелек белән очрашачак. Мастер-класслар, экологик-чисталык дәресләре үткәрәчәк һәм Зөяне туендыручы инеш-елгачыклар, чишмәләрне өйрәнәчәк.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: