Апаста Садри Җәләлне искә алдылар
Апас үзәк китапханәсе коллективы 27 октябрьдә район үзәгенең Садри Җәләл урамында яшәүчеләрне репрессиягә дучар булган язучы-прозаик, тәрҗемәче, публицист якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру кичәсе үткәрде. Аның тууына 125 ел шулай билгелеп үтелде Апаста -Районыбыз патша Россиясе, СССР һәм хәзерге Россия, Татарстан тарихында якты эз калдырган шәхксләргә бик бай,-диде...
Апас үзәк китапханәсе коллективы 27 октябрьдә район үзәгенең Садри Җәләл урамында яшәүчеләрне репрессиягә дучар булган язучы-прозаик, тәрҗемәче, публицист якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру кичәсе үткәрде. Аның тууына 125 ел шулай билгелеп үтелде Апаста
-Районыбыз патша Россиясе, СССР һәм хәзерге Россия, Татарстан тарихында якты эз калдырган шәхксләргә бик бай,-диде анда чыгыш ясап, Апас музее җитәкчесе Рәмис Ногманов. -Яңа төзелгән урамнарга шул исемнәрне бирсәк бик яхшы булачак. Безгә Кыр, Чокыр, Бакча, Күл Урман һәм башка урам исемнәре кирәкми. Хәтерле халык булыйк, якташлар!
Үз чыгышында район үзәгенең Яшьләр урамында гомер итүче Бану Кадыйрова, шушы урамда яшәүче Миләүшә Алиуллина, Фәһим һәм Наҗия Галиуллиннар гаиләсе һәм башкалар бу кызыклы кичәне оештыручы, 1990 еларда беренче нигез салынган, хәзер исә 70 йортлы урамдашларны очраштырган китапханәчеләргә рәхмәт әйтте.
-1978 елда Казахстанда яшәгәндә дә мин бистәнең Садри Җәләл урамындагы 48 нче йортта тордым. Язмыш аннан Апаска кайтарды. Бүген дә шушы олуг зат исемен йөрткән урамда яшим,-дип хатирәләре белән уртаклашы Роза Вәлиева.
Авылларда да шундый танылган шәхесләр исемен йөрткән урамнар шактый. Авыл мәдәният йортлары, клуб китапханәчеләре дә апаслылар үрнәгенә кушылса, районда бик зур эш башкарылачак. Үз үткәнебезне онытырга ярамый, хәтерсез-аңсыз манкорт булып яшәүче халыкның киләчәге бик яман!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев