Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста сайлаулар уңышлы тәмамланды

Апаста җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. Районның территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, сайлауда барлыгы 13927 сайлаучы катнашкан. Ул 96,59 процентны тәшкил итә.“Бердәм Россия” партиясе 93,37 процент җыйган.

(9 сентябрь, “Апастово-информ”).


Районда барлыгы 54 сайлау участогы эшләде. Иртәнге сәгать7дән кичке сәгать 8гә кадәр райондашлар үз тавышын бирә алды. Барлык сайлау участокларында да иминлек кагыйдәләре үтәлде, хокук саклау, медицина хезмәткәрләре кизү торды. Сайлаучыларга тәмле чәйләр тәкъдим ителде, матур концертлар оештырылды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлауда актив катнашып, үз фикерен белдергән, киләчәкне төзүгә өлеш керткән райондашларга рәхмәтен белдереп, Татарстаныбызның, Апасыбызның тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев