Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста сайлау оешкан төстә бара

    18 сентябрьдә - Россия Дәүләт Думасына сайлаулар Апас районында оешкан төстә башланып китте. Иртәнге сәгать җидедә барлык 57 сайлау участогының да ишекләре ачык иде. Районда барлыгы 15мең 94 сайлаучы бар, участокларда 293 кеше эшли. Һәр участокта күтәренке рух, бәйрәмчә кәеф каршы ала. Җыр-моң, музыка, тәмле коймак исе иртәдән үк урамнарга...

    18 сентябрьдә - Россия Дәүләт Думасына сайлаулар Апас районында оешкан төстә башланып китте. Иртәнге сәгать җидедә барлык 57 сайлау участогының да ишекләре ачык иде. Районда барлыгы 15мең 94 сайлаучы бар, участокларда 293 кеше эшли. Һәр участокта күтәренке рух, бәйрәмчә кәеф каршы ала. Җыр-моң, музыка, тәмле коймак исе иртәдән үк урамнарга таралды. Халык бәйрәмгә баргандай, бер-бер артлы агылып кына торды.

    Апас районының ветераннар Советы җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗанова Апас урта мәктәбендә урнашкан 880нче номерлы Апас-Яшьләр сайлау участогына иң беренчеләрдән булып килде.

    - Сайлауларга һәркем килергә, үзе лаеклы дип санаган кешегә тавыш бирергә тиеш дип саныйм. Бу безнең гражданлык бурычыбыз. Дәүләт Думасына сайлаган депутатлар аша Республиканың, районыбызның киләчәген кайгырта алачакбыз. Халык үзенең лаеклы киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш, төбәгебез һәрдаим үсеш кичерсен. Татарстаныбыз, Апасыбыз белән горурланып яшәргә язсын! Мин үз тавышымны бик теләп бирдем, - диде ул.

    Апастан Миләүшә Җамалиева исә сайлауга беренче генә тапкыр килгән. Ул үзәк китапханәдә урнашкан 881нче номерлы Апас-Совет сайлау участогында тавыш бирде.

    - Бик дулкынланып килдем, әлегә кадәр әти-әнием белән килгән булсам да, мөстәкыйль рәвештә сайлаганым юк иде. Яшьләрнең якты киләчәге өчен минем тавышым да әһәмиятле булыр дип уйлыйм, - ди ул.

    Апас урта мәктәбендә урнашкан Апас-Яшьләр сайлау участогында мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрдән ярминкә дә оештырылды. Укучылар көче белән үстерелгән суганны сатып алырга теләүчеләр дә табылды. Биредә шулай ук укучылар концерт та куялар.

    Иртәнге сәгать унда 879нчы номерлы Апас-Октябрь, 880нче номерлы Апас-Яшьләр сайлау участокларында 40 процент сайлаучы тавыш бирде. Сайлаучылар активлыгы белән 927нче номерлы Багыш сайлау участогы аерылып тора. Иртәнге 10га ларда 270 сайлаучының 73 проценты тавыш бирде. Иң аз сайлаучыны берләштергән 926нчы номерлы Аюкөйдергән сайлау участогында сайлаучыларның 70 проценты тавыш биргән иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: