Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста шапшаклар бармы?

    -Ел башыннан район административ комиссиясенең 7 утырышы үткәрелде. Анда Татарстан Административ Кодексының 3.6 маддә, 1 бүлегенә нигезләнеп, авыл җирлекләрен төзекләндерү Уставы, торак пунктларда чисталык мәсьәләләренә кагылышлы 29 административ эш каралды. Хәзер элеккечә шапшакларны беренче юлыга кисәтү, гаепне кичерү мөмкин түгел, штраф суммасы 2 мең сумнан башлана,-ди комиссия секретаре Ләйлә Сираҗева.-Кеше...

    -Ел башыннан район административ комиссиясенең 7 утырышы үткәрелде. Анда Татарстан Административ Кодексының 3.6 маддә, 1 бүлегенә нигезләнеп, авыл җирлекләрен төзекләндерү Уставы, торак пунктларда чисталык мәсьәләләренә кагылышлы 29 административ эш каралды. Хәзер элеккечә шапшакларны беренче юлыга кисәтү, гаепне кичерү мөмкин түгел, штраф суммасы 2 мең сумнан башлана,-ди комиссия секретаре Ләйлә Сираҗева.-Кеше аннан соң да төзәлмәсә административ җәза 3,5-5 мең сумга кадәр җитә. Экология инспекторлары авылларда чисталык рейдлары үткәргәндә бу хакта авыл җирлеген кисәтү, яннарында авыл җирлеге башлыгы үзе яки секретаре, җирле депутатлар булу максатка ирешү өчен бик үтемле чараларның берсе. Халык арасында аңлату эшләрен көчәйтәсе бар,-дип кисәтә район административ комиссия рәисе Шамил Гаффаров.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: