Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста шигырь сөючеләр бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләделәр

    Район үзәк китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Җитмешенче Җиңү язы" дип исемләнгән шигырь бәйгесе игълан иткән иде. Аның беренче турында төрле яшьтәге 120 шигырь сөюче катнашты. Беренче турдан узган 35 шигырь сөйләүче 27 мартта район мәдәният йортында көч сынашты. Биредә 4 яшьтән 78 яшькә кадәрге райондашларыбыз катнашты. 5-11 яшьлекләр...

    Район үзәк китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Җитмешенче Җиңү язы" дип исемләнгән шигырь бәйгесе игълан иткән иде. Аның беренче турында төрле яшьтәге 120 шигырь сөюче катнашты. Беренче турдан узган 35 шигырь сөйләүче 27 мартта район мәдәният йортында көч сынашты. Биредә 4 яшьтән 78 яшькә кадәрге райондашларыбыз катнашты. 5-11 яшьлекләр арасында Ләйлә Гәрәева, Ильмира Сәлимуллина (Апас мәктәбе), Камил Госманов ("Кояшкай" балалар бакчасы) 1-3 урыннарны, 12-17 яшьлекләр арасында Айгөл Зиннурова ("Сәләт" балалар иҗаты үзәге), Назилә Фәхретдинова (Апас мәктәбе) һәм Борнаш мәктәбе укучылары 1-3 урыннарны, 40 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында Гөлинә Моталлапова (Болынбалыкчы), Зөбәйдә Хисамова (Дәүләки), Фирая Хисамова (Биеш) беренче өч урынны яуладылар. Чирмешән мәктәбеннән Илшат Сибгатов "Тамашачылар мәхәббәте" призына ия булды. Иң яшь башкаручылар Айрат Шәйхетдинов (Танай Турай, 5 яшь), Диләрә Гафурова ("Кояшкай", 4 яшь) бүләкләнделәр. Иң өлкән шигырь сөйләүче Фәүзия Вәлиева (Биябаш, 78 яшь) махсус бүләккә ия булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: