Апаста шимбә һәм якшәмбе көннәре иң һәлакәтле көннәр дип санала
Апаста юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышында юл һәлакәтләрен киметү, иминлекне саклау бурычы куелды
(13 сентябрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов җитәкчелегендә барган утырышта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Наил Агишев, Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Илмир Низамов, җаваплы җитәкче-белгечләр, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары катнашты.
Утырышта юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итүнең төп проблемалары, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау, куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча башкарылган һәм башкарылачак эшләр хакында чыгышлар яңгырады.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин 8 айлык нәтиҗәләр белән таныштырып узды.
Районда 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 1 кешенең гомере өзелгән, 10 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Алар арасында 1 бала да бар. Шимбә һәм якшәмбе көннәре иң һәлакәтле көннәр дип санала. 8 ай эчендә исерткечләр кулланып руль артына утырган 41 шофер очраган. Иң күп салмыш шоферлар район үзәгендә күзәтелгән. Шулай ук Биеш, Дәвеш, Урта Балтай, Свияжный юлларында салмыш шоферларга беркетмә төзелгән. Бу хакта Раил Гатауллин чыгышында яңгырады.
“Районда 18 шоферның штраф буенча бурычлары 10 меңнән артып киткән. Агымдагы елда 4 кешенең машинасына арест салынды”, - диде Раил Гатауллин.
Җитәкче сүзләренчә, 8 айда 1723 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. 66 шоферга каршы як юлга чыккан өчен беркетмә төзелгән.
Район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева балалар травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән эшләр белән таныштырып узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов агымдагы елда юлларда башкарылган эшләргә тукталды. Утырышта юллардагы кимчелекләр дә телгә алынды.
«Юл хәрәкәте иминлеге» Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Наил Агишев ата-аналар белән эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Балалар белән бәйле 90 процент ялгышның олылар битарафлыгы белән килеп чыгуын әйтте.
-Электросамокатлар, скутерлар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең артуы аеруча борчу тудыра. Ата-аналар үз балаларына индивидуаль мобильлек чараларын сатып алыр алдыннан аларның куркыныч булуы турында уйлансыннар иде, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев