Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Татарча диктант” узачак

Быел районыбызда диктант 27дән артык мәйданчыкта узачак.

(7 сентябрь, “Апастово-информ”).


“Татарча диктант” Яз дөньякүләм белем тикшерү акциясе быел өч көн дәвамында узачак. 10 сентябрьдә диктант Татарстан күләмендә, 11 сентябрьдә Россия төбәкләрендә, 12нче сентябрь көнне читтә яшәүче милләттәшләребез өчен үткәреләчәк. Диктант язу вакыты - 11.00 сәгатьтә. Акциядә районда махсус теркәлгән мәйданчыкларда, шулай ук “ТНВ Татарстан”, “ТНВ Планета” каналлары трансляциясе аша да катнашып була.
“Быел районыбызда диктант 27дән артык мәйданчыкта узачак. Акциягә мәктәпләр, балалар бакчалары, “Сәләт” балалар иҗат үзәге, аграр көллият, район үзәк китапханәсе һәм мәчетләр дә кушылыр дип көтелә. Татар телендә белемнәрегезне тикшерергә теләсәгез, “Татарча диктант”ка рәхим итегез! Туган телебезне бергәләп саклыйк! Үзегез белән битлек алып килергә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев