Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста терлекче хатын-кызларга хөрмәт күрсәтелде

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, терлекчелек өлкәсендә эшләүче апалар район мәдәният йортына чакырылып хөрмәтләнде.

(5 март, “Апастово-информ“).


Телекчелек тармагының төрле өлкәләрендә эшләүче, армый-талмый район данын күтәрүче, шул ук вакытта гаилә учагын саклаучы иң мөлаем зат булып кала белгән хатын-кызлар өчен матур кичә оештырылды.

“Залда утырган һәркемнең республика, район үсешенә, авыл хуҗалыгы өлкәсенә керткән өлеше зур. Эш белән беррәттән сез гаилә учагын җылытучы да, балаларыгызга, туганнарыгызга терәк тә була беләсез. Барлык хатын-кызларга да рәхмәт хисләрен белдереп, бәйрәм белән котлыйм“, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.
Бер төркем хезмәт алдынгылары Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медальләренә, Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

“Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен ирештерде.

Гүзәл хатын-кызларыбызны тәбрик итәргә якташыбыз Дәүләт Советы депутаты, “Апас“ якташлык җәмгыяте рәисе Марат Нуриев та кайткан иде. Ул шулай ук алдынгы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм чарасы дәртле биюләр, матур җырлар, җылы сүзләр белән үрелеп барды. Залда утыручы һәрбер хатын-кызга лалә чәчәкләре бүләк ителде. Алар өчен чәй эчү мөмкинлеге дә тудырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев