Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары “Covid-19“ буенча тестлар уздылар

Бүген районыбызда тиздән булачак тавыш бирүгә әзерләнү максатыннан, комиссия әгъзалары коронавирус чирен инкарь итү буенча тикшерелделәр.

(5нче июнь,“Апастово-информ“).


Россия Президенты Указы нигезендә, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1нче июльдә дип көтелә. Тавыш бирүгә берни комачауламасын өчен, ягъни, комиссия членнары эшенә куркынычсыз шартлар тудыру максатыннан, алардан коронавирус чиренә тестлар үткәрелә.


Бүген районыбызда да территориаль сайлау комиссиясе әгзаларыннан куркыныч чирне инкарь итү буенча тестлар алдылар.


Тест-тикшерүләрне район үзәк хастаханәсе оештырды. Барлык саклану чаралары күрелде. Мондый тестларны районыбыздагы барлык участок сайлау комиссияләре әгъзалары да узачак дип көтелә,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев