Апаста Укытучылар һәм тәрбиячеләр көне билгеләп үтелде
Район мәдәният йортында укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хөрмәтләү чарасы узды.
(4 октябрь, “Апастово-информ”).
Иң матур, җылы сүзләр яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшүче мактаулы һәм җаваплы һөнәр ияләренә багышланган иде.
“Районда иң тырыш, иң максатчан, иң әйбәт укытучылар, тәрбиячеләр эшли. Алар бар һөнәри осталыкларын, белемнәрен, йөрәк назларын, күңел җылыларын яшь буынга күчерә. Нәкъ сезнең тырышлык нәтиҗәсендә өметле яшьләр үсә. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм, киләчәктә дә эшегездә уңышлар, гаиләгездә бәхет телим, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Бәйрәм уңаеннан матур җырлар, чыгышлар яңгырады. Котлаулар һәм рәхмәт сүзләре дә ияләрен тапты.
Район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмова хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев