Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста “Веселые старты” боз уеннары үткәрелде

    1 июньдә Апас районы тарихында беренче тапкыр балалар бакчаларында тәрбияләнүче нарасыйлар өчен "Күңелле старт" боз уеннары үткәрелде. Профилактик ялга ябылыр алдыннан бу көнне Апас "Алтын алка" Боз Сарае аренасы тулысы белән бакча яшендәге 3-6 яшьлек балалар ихтыярына тапшырылды. Апасның "Салават күпере", "Кояшкай", Каратунның "Гөлчәчәк" һәм Биеш, Свияжный бистәсенең "Ләйсән", башка...

    1 июньдә Апас районы тарихында беренче тапкыр балалар бакчаларында тәрбияләнүче нарасыйлар өчен "Күңелле старт" боз уеннары үткәрелде. Профилактик ялга ябылыр алдыннан бу көнне Апас "Алтын алка" Боз Сарае аренасы тулысы белән бакча яшендәге 3-6 яшьлек балалар ихтыярына тапшырылды.

    Апасның "Салават күпере", "Кояшкай", Каратунның "Гөлчәчәк" һәм Биеш, Свияжный бистәсенең "Ләйсән", башка авыл балалар бакчаларында тәрбияләнүче йөзгә якын бала ел дәвамында безнең бозда ирекле шуу түгәрәге һәм яшь хоккейчылар секциясендә бик яратып шөгыльләнәләр, -ди директор-тренер Рамил Мөхетдинов. -Безгә абый-апасы, әти-әнисе белән бозда шуарга йөрүче иң кечкенә "спортсмен"га 3 кенә яшь!..

    -"Алтын алка" моннан 4 ел элек, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, һәм аның белән Мәскәүдә эшлекле делегация составында булган республика хөкүмәте министрлары катнашында ачылды. Бу тантана вакытында Президентның: "Авыл балалары да спортның кышкы төрләрен яратуы, аеруча хоккей белән ел әйләнәсе шөгыльләнүләре өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә әзербез",- дигән сүзләрен күпләр хәтерлидер. Шөкер, шулай булып чыкты һәм шулай дәвам итсен!

    Элек, ник яшерергә, Татарстанкүләм хоккей турнирларында Апас спорт данын читтән чакырылган уенчылар яклаган еллар, җыелма команда составында "варяг-легионерлар" булуын хәтерлисездер. Хәзер алай түгел, алай була да алмый. Спорт гаделлекне ярата-хәзер Апас хоккей җыелма командасындагы барлык уенчылар да үзебезнеке. Балачактан бозда алка куып чыныккан үзебезнең район яшьләре дә шәһәрнекеләргә биргесез бүген. Апаста ябык Боз Сарае төзелгәнче, болай да санаулы гына район бюджеты акчаларына күнегүләр үтү өчен Казанга, бездән алданрак ябык катоклы булган күрше районнарга йөрүне дә оныттык. Хәзер менә, аренда өчен акча түләп, башкалар безнең Апаска килә. 3 ай элек, Президент күрсәтмәсе белән үзебезнең ихтыяҗлар өчен, бер юлы ике команда сыярлык зур автобуслы да булдык. Аның бизәлеше генә ни тора, үзебезнең җирле художник-дизайнерлар Айдар Сабиров белән Вячеслав Носовка бу форсаттан файдаланып, барлык коллектив исеменнән зур рәхмәт ирештерәсем килә. Туган ягын, спорт, барлык Апас халкын һәм матурлык яратучы район башлыгы Рәшид абыйлары Заһидуллинга балалар исеменнән олы рәхмәт-диде ул "Күңелле стартлар" ны ачу тантанасында.

    -"Алтын алка"балалар спорт мәктәбендә бүген 1991-2011 елларда туган 370 бала уку программасына кертелгән боз спорты, хоккей секцияләрендә шөгылләнә. Аеруча хоккейда уңышларыбыз күзгә күренеп яхшыра. Апас бозында җирле җанатарларны сөендереп, ел саен дәрәҗәле республика хоккей турнирлары бик еш үткәрелә. Соңгы 4 елда, әйтик, Апас хоккей җыелма командалары ун тапкыр Татарстанкүләм ярымфинал һәм финал ярышларына үтте һәм 7 тапкыр призлы урыннар, төрле дәрәҗәле Кубоклар яулады. Төрле программалар, Грантлар аша яшь хоккейчыларга йөзгә якын спорт комплектлары булдырылды.

    Хәер, "Күңелле стартлар"га кире әйләнеп кайтыйк. Нәниләрнең бу күңелле тәүге спорт бәйгесендә Каратунның "Гөлчәчәк" һәм Свияжный бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасыннан өч команда-2009-2011 елда туган барлыгы 15 бала-катнашты.

    -Безнең "Гөлчәчәк" тә үзләре дә чәчәктәй 60 сабый тәрбияләнә, ди тәрбияче Люция Миңнуллина. -Ярышка Апаска барачакбыз, бозда шуачакбыз,- дип әйтүгә балаларыбыз бик сөенде, "апа, мин яхшы шуам, мин җиңәм", дип команданы да бергәләшеп тупладылар. Гомумән, безнең бакчадан 15 ләп бала әти-әнисе белән "Алтын алка" га йөри. Ул түләүсез, бозда шууга өйрәнү безнең уку-физик тәрбия спорт программасына кертелгән.

    5-6 яшьлек Сиринә белән Маратның әниләре Фәридә Садрисламова белән Зөһрә Гәрәева бәйрәмдә катнашачакларын белгәч, әти-әниләр комитеты утырышы җыйганнар. Балаларга җыйнак кына бүләкләрне "Ләйсән" дә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре дә алып килгән иде. Кубоклар, башка бүләкләр спорт юнәлешле-матур туплар һәм шахмат җыелмалары-бәйрәмгә килгән һәр балага һәм җиңүчеләргә дә җитте.

    -Безнең "Ләйсән"не районкүләм бик зур чараларга даими чакыралар. Бик теләп барабыз һәм катнашабыз,-ди Гөлира Кадыйрова. -Безнең бакча 2 ел элек Татарстан программасы, Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән төзелде, аның ачылышында үзе дә катнашты республика Илбашы. Моның белән ничек горурланмыйсың?!. Район башлыгының да безгә ярдәме күп тия, уңышларыбыз өчен Татарстан хөкүмәтеннән төрле Грантлар алабыз. Чыгышлар өчен балаларыбызга сәхнә киемнәрен үзебез тегәбез. Быел Каратунда үткән Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге, янгынчы-коткаручыларның финал ярышларында катнашкан министр, якташыбыз генерал Рафис Хәбибуллин, килгән кунаклар оста куллы пешекче-тегүчебез Римма Ганиева, аңа булышкан барлык хезмәттәшләребез кул эшен бик мактадылар. Матур киемнәр кигән балаларның чыгышлары да бик матур килеп чыкты. Янгынчы-коткаручы киемнәрен тегү өчен кыйммәтле тукымалар бүләк иткән Апас янгын часте җитәкчесе Руслан Ромачковка рәхмәт, бу гаиләнең ике баласы-Раилә белән Зарина бездә тәрбияләнә. "Күңелле стартлар"да бакчабызның "Яшен" командасы беренче урын алуы уртак тырышлык нәтиҗәсе. Өченче урын безнең сабыйларның "Күк күкрәү" командасы бәхетенә туры килде. Аларны ярышка әзерләгән тәрбиячеләр һәр эштә бердәм. Балаларга бүләкләр биргән әти-әниләр комитетына зур рәхмәт.

    -Ике ел инде безнең бакчаның 34 нәние атнага ике тапкыр "Алтын алка" га бозда шуарга йөриләр. Аларны махсус автобус Апастан килеп ала һәм китереп куя,-диләр тәрбиячеләр Гөлнара Гыймадиева белән Гүзәл Мөхәммәтшина. -Тренер абыйлары Дамир Низаметдиновны балалар бик яраталар. Алар белән ихластан шөгыльләнүче Булат Хисамов, Ленар Мотыйгуллин да бик бала җанлы. Һәммәгезгә зур рәхмәт, остазлар! Бакчабызда бүген 95 бала тәрбияләнә, ун сабыйны быел мәктәпкә озаттык. 20 баланы кабул итәбез. Безгә балаларын Апастан, Каратуннан, районның тагын 8 авылыннан китереп йөртүче алтмышлап гаилә бар. Димәк, эшебез нәтиҗәләре белән әти-әниләр ышанычын яулый алганбыз. Бозда даими шөгыльләнә башлагач, балалар салкын тидерү дигән авыруны оныттылар. Бик чаярдылар. Физик үсеш-өлгерешләре. сәламәтлекләре дә күзгә күренеп яхшырды.

    Командаларыбыз капитаннары 5-6 яшьлек Алмаз Садыйков белән Альберт Хәйруллинны без Апасның булачак шәп хоккейчылары дип саныйбыз. "Ләйсән" балалар бакчасы спорт данын бик лаеклы яклаган игезәкләр Алсу һәм Ләйсән Мөхәммәталиевалар, Раилә Ромачкова, Рамилә Әхмәтҗанова, Энҗе Бәдретдинова, Александр Кужбаев, Алисә Хәмидуллина, Гүзәл Гарифуллина, Алисә Хәмидуллинага бөтен трибуна белән көч биреп тордык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Тагын үткәрелсен, тагын килербез һәм җиңәрбез!

    Ярышта икенче урын яулаган "Гөлчәчәк" балалар бакчасы мөдире Мөнирә Садриева:

    -Шундый мавыктыргыч "Күңелле стартлар" бәйгеләрен телевизордан караганда бик кызыга идем. Апаста да беренче шундый күңелле ярыш үтүенә бик шатланам. Безнең балаларны да район хакимияте билгеләгән автобус килеп алды һәм китереп куйды. Апаска ябык катокта ел дәвамында өзлексез боз шуарга йөрүче 15 ләп баланы ел буе әнә шундый махсус автобус йөртә. Аны оештыручыларга рәхмәтебез чиксез. Командабыз данын яклаган балалар Камилә Җәббарова, Риназ Исмәгыйлов, Әмир Мостафин, Сиринә Садрисламова, Марат Гәрәев, аларның әти-әниләре, барлык сабыйлар өчен гомерлек истәлекле вакыйга булды бу беренче "Күңелле стартлар", бәйрәме-, ди.

    -Бу бәйгенең 1 июнь-балаларны яклау халыкара көненә багышлануын да искәртергә кирәк. Аның район программасы буенча районда быел берничә шундый зур чара үткәрелде,-ди район башкарма комитеты җитәкче урынбасары Луиза Сафина.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: