Апаста ветераннар Советының чираттагы утырышы узды
Алар эшләгән хезмәтләренә нәтиҗә ясап, иң актив, сәләтле өлкәннәрне бүләкләделәр.
(17 август, “Апастово-информ”).
“Ветераннар Советы Президиумының чираттагы җыелышы үтте. Ярты ел саен утырышлар киңәйтелгән форматта оештырыла. Бүгенгесе – ярты елда эшләнгән эшләргә һәм йомгак ясауга багышланды. Ике зур бәйгегә – “Балкыш” һәм “Ветераннар гореф-гадәтләрне саклаучы” бәйгеләренә йомгак ясалды. Өлкәннәр бик матур катнашып, республика күләмендә дә лауреат булдылар”, - ди район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да катнашты һәм өлкәннәргә гел актив булганнары, хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
“Беренчедән рәхмәт әйтәсем килә, шундый актив булганыгыз өчен. Төрле бәйгеләр, спорт чаралары, мәдәни кичәләрдә һәрчак катнашасыз, беркайчан каршы килмисез. “Балкыш” фестивалендә дә теләп катнаштыгыз, күп кешене җәлеп иттегез. Хәтта республика күләмендә дә уңышларыбыз бар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле ярдәм чараларына зур өлеш кертәсез. “Алга” яшүсмерләр клубында бер йодрык булып эшне башлап җибәрдегез. Волонтерлык эше бүген дә дәвам итә. Халык белән эшләүче дә, яшьләргә үрнәк кешеләр дә сез. Барысы өчен дә рәхмәт, - диде Гөлүсә Галләмова.
Төрле бәйгеләрдә катнашып, республика күләмендә уңыш яулаган өлкәннәр Рәхмәт хатларына, бүләкләргә лаек булды.
Ветераннар фикер алыштылар, киңәштеләр, үз фикерләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев