Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста волонтерлар яралыларны коткару өчен носилкалар тегә

Әлеге изге эштә өлкәннәр, төрле һөнәр ияләре, аграр көллият студентлары катнаша.

(30 январь, “Апастово-информ”).


Татарстанда “Фәрештәнең алтын куллары» бөтенроссия волонтерлар оешмасы эшли. Районда эш “Алга” яшүсмерләр клубының “Уңган килен” бүлмәсендә оешкан.
“Махсус хәрби операция барышында бик кирәкле булган носилкалар җитештерү бүгенге көндә республикабызның җиде районында башкарыла. Шулар арасында Апас районы да бар. Кеше гомеренә, исәнлегенә битараф булмаган райондашлар үз өлешен кертә. Ярдәм итәргә теләүчеләр волонтерлар сафын тулыландыра ала”, - диде “Алга” клубы җитәкчесе Илдар Салаватов.
Апаста яшәүче Сания апа Сафиуллина да носилка тегү эшендә катнаша.
“Носилканы җыябыз, аннан тегәргә кирәк. Шуңа күрә дә, үзебезнең янга тегүчеләрне чакырабыз. Теләге булганнарны әлеге эшкә өйрәтәбез. “Фәрештәнең алтын куллары» хәрәкәте тарафыннан тегү өчен тукымалар килә. Тегү машинасы бирделәр. Бердәм булып, бергә эшләсәк иде”, - ди Сания апа.
Аграр көллият студенты Фәнил Фәизов тегү эшенә яшүсмерләр клубына килгәч өйрәнгән. Ул да волонтер буларак, изге эшкә бик теләп өлеш кертә.
“Булышырга үз теләгем һәм укытучыларым тәкъдиме белән килдем. Хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә без теккән носилкаларның файдасы тисен иде. Көн саен киләбез”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев