Апаста Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләделәр
Илебездән читтә «кайнар нокта»ларда хезмәт итүче барлык райондашларга, ветераннарга олы хөрмәт белдерелде, арабыздан мәңгелеккә киткәннәр бер минутлык тынлык белән искә алынды.
(1 июль, “Апастово-информ”).
1 июльдә Россиядә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу көн Ватан алдындагы үз бурычларын үтәгән, гомерләрен кызганмыйча тугандаш халыкларга үз дәүләтләренең иреген һәм бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән егетләргә, ветераннарга хөрмәт билгесе булып тора.
Апаста Батырлар мемориал комплексында әфганчыларны һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләрне, махсус хәрби операциядә катнашучыларны хөрмәтләделәр, хезмәт иткән җирләрендә һәлак булган егетләрне искә алдылар. Чарада район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм патриотик берләшмәләр, балалар катнашты.
“Бу истәлекле көндә Илебез тынычлыгы өчен намус белән хезмәт иткән якташларыбызны, райондашларыбызны искә алабыз, аларга тирән ихтирам белдерәбез. Алар Бөек Ватан сугышында, Әфганстандагы, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә дә сынатмадылар. Бүген хәрби операциядә дә лаеклы хезмәт итәләр. Алар яшь буын өчен дә батырлык һәм ныклык, намуслылык, гаделлек үрнәге булып торалар”, - дип белдерде район башлыгы Айрат Җиһаншин. Ул изге теләкләрен юллап, районда узган Җиңү парадында һәм төрле патриотик чараларда актив катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Районның хәрби комиссары Наил Җантимиров тынычлыгыбыз хакына утны-суны кичкән райондашларны Ватаныбызның асыл уллары дип атады. Яу кырыннан кайтмаучылар хәтерләрдә мәңге яшәрләр дип әйтте. Бүгенге көндә дә сафта булган хәрби хәрәкәтләр ветераннарына хөрмәт белдереп, Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан Орден билгеләре һәм медальләр тапшырды.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм Сергий атакай Грязнов дөньяга ир-атның көчле зат, яклаучы, саклаучы буларак яратылуы хакында әйттеләр. Ир-ат абруен яклаган егетләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Апас һәм Кайбыч районнары хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин бүген дә горур Ил улларының өметләрне аклаулары һәм тап төшермәүләре хакында әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев