Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яңа ел салютын бары бер урында гына кулланырга мөмкин

    Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча, Апаста быел да яңа ел салютын бары бер урында - Апас тавы башына менеп аттырырга мөмкин булачак. Шулай ук түбәндәге пиротехникадан файдалану кагыйдәләрен истән чыгармаска да киңәш ителә. Пиротехникадан файдалану кагыйдәләре: 1.Беренче чиратта, пиротехник эшләнмәне куллану кагыйдәләрен яхшылап укырга кирәк. Гадәти сыман тоелган шартлаткыч та билгеле...

    Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча, Апаста быел да яңа ел салютын бары бер урында - Апас тавы башына менеп аттырырга мөмкин булачак. Шулай ук түбәндәге пиротехникадан файдалану кагыйдәләрен истән чыгармаска да киңәш ителә.

    Пиротехникадан файдалану кагыйдәләре:

    1.Беренче чиратта, пиротехник эшләнмәне куллану кагыйдәләрен яхшылап укырга кирәк. Гадәти сыман тоелган шартлаткыч та билгеле бер үзенчәлеккә ия булырга мөмкин.

    2.Пиротехник эшләнмәнең филтәсен кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый.

    3.Бу тамашаны күзәтүчеләр пиротехник эшләнмәдән 20 метр читтә торырга тиеш.

    4.Яндырып җибәрелгән эшләнмәләрне кулда тоту катгый тыела.

    5.Янып торучы яки сүнгән пиротехника өстенә иелергә ярамый. Әлеге кагыйдә ни сәбәпледер шартламаган петардаларга да кагыла.

    6.Пиротехниканы халыка таба юнәлдерү шулай ук тыела.

    Фото: http://tema-vmeste.ru/viewtopic.php?id=2093&p=29

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: