Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста “җәяүле кичүе“ профилактик чарасы үтте

    Районда 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр "җәяүле кичүе" профилактик чарасы үтте. Ул машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәүләрен, шулай ук җәяүлеләрнең тиешле булмаган урыннарда юлны аркылы чыгуларын кисәтү максатыннан узды. Шушы вакыт эчендә кагыйдә бозган 18 җәяүле, җәяүлегә юл бирмәүче 9 шофер, киемнәрендә яктылыкны кире кайтару җайланмалары булмаган 5 кеше ачыкланды...

    Районда 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр "җәяүле кичүе" профилактик чарасы үтте. Ул машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәүләрен, шулай ук җәяүлеләрнең тиешле булмаган урыннарда юлны аркылы чыгуларын кисәтү максатыннан узды. Шушы вакыт эчендә кагыйдә бозган 18 җәяүле, җәяүлегә юл бирмәүче 9 шофер, киемнәрендә яктылыкны кире кайтару җайланмалары булмаган 5 кеше ачыкланды

    - Мәгълүматлардан күренгәнчә, җәяүлеләрнең юлда бәхетсезлеккә тару очраклары күбрәк көз айларына туры килә. Тиз караңгылана, эңгер-меңгер күзне алдалый. Көннең караңгы вакытларында юл аркылы кинәттән чыга башлау, гомумән, куркыныч. Караңгыда, каршы яктан килүче машиналар фарасы яктысы да комачаулап, юл читендәге шофер җәяүлене бөтенләй күрмәскә мөмкин. Мондый чакта ерактан әйбәт күренә торган ачык төстәге киемнәр яки аларга яктылык кайтарткычлар беркетеп йөрү бик мөһим. Бу - балаларга да, олыларга да кагыла. Шоферлар да, җәяүлеләр дә сак булсыннар иде. Агымдагы елда районда җәяүлене таптату буенча өч очрак теркәлде. Җәяүлеләр авыр тән җәрәхәтләре алды. Барлык очраклар буенча да җинаять эше ачылды, - ди районның юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Румбик Гәрәев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: