Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яшь гаиләләр арта

    Карабай егете Илнар Хафизов һәм Каратун кызы Айгөл Шәяхова парлы гаилә юлына аяк басты.

    (27 январь, “Апастово-информ“).


    Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә кавышуларын рәсмиләштерде һәм кавышу туйларын билгеләп узды. Хафизовлар гаиләсенә сүнмәс, сүрелмәс мәхәббәт, тигез, тату тормыш телибез.

    Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
    Гомер буе бергә атлагыз.
    Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
    Сүндермичә, мәңге саклагыз.
    Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
    Зур тормышка илтсен юл башы.
    Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
    Бәхетегез — гомер юлдашы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: