Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яшь комбайнчылар оста

    -Мин бу комбайнда мәктәптә укыган чакта ук әти белән бергә эшли башлаган идем,-ди Рамазан Гашыйгуллин. -Абыем да әтидә ярдәмче булып эшкә өйрәнде, ул хәзер үз тормышы белән Казанда яши. Йомралы мәктәбен тәмамлагач Казанга укырга кердем, җәйге студент ялымны әти янында иген басуында үткәрдем. Укуны тәмамлагач, шәһәргә кызыкмадым, эшкә авылга кайттым....

    -Мин бу комбайнда мәктәптә укыган чакта ук әти белән бергә эшли башлаган идем,-ди Рамазан Гашыйгуллин. -Абыем да әтидә ярдәмче булып эшкә өйрәнде, ул хәзер үз тормышы белән Казанда яши. Йомралы мәктәбен тәмамлагач Казанга укырга кердем, җәйге студент ялымны әти янында иген басуында үткәрдем. Укуны тәмамлагач, шәһәргә кызыкмадым, эшкә авылга кайттым. Хәзер бит дәүләт тә югары белемле яшь белгечләргә төрлечә булышырга әзер. Быел әтидән мирас булып миңа күчкән комбайн белән 2000 тонна ашлык суктыргач, кырга килеп 5000 сум премия бирделәр. Беренче 1000 тонна өчен 2000 сум кыр премиясен дә 10 көн элек шулай тантаналы итеп тапшырдылар, хезмәттәшләр алдында бик рәхәт һәм күңелле булды. Җәйге ялын туры китереп, Раиль абый белән бергә алмашлап эшләдек. Әтиебез хәзер тракторда гына эшли инде, алай да кырга килеп киңәшләрен бирергә вакыт таба. Тагын бер энекәшебез-Адель әлегә мәктәптә укый, ул да техника ярата. Әниебез Айсылу, әтиебез Рамильгә сүз китертмибез, безне хезмәт сөяргә өйрәтүләре өчен рәхмәт,-ди районның "Урак-2016" кыр батыры.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: