Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яшәүче Фәрхинур апа Шәрәфиева иң истәлекле көнен каршылады

Фәрхинур апа Шәрәфиева тормыш авырлыгын җилкәсендә күтәргән, ачысын эченә йотып яшергән олы йөрәкле апаларның берсе. Язмыш җилләренә, киртәләргә күңеле кушканча намус белән каршы тора алганына да ул бүген сөенеп яши. Янәшәсендәгеләрнең дә хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәү аңа яңа көч өсти. Кичә Фәрхинур апа 90 яшьлек олы бәйрәмен билгеләп үтте. Гомер...

Фәрхинур апа Шәрәфиева тормыш авырлыгын җилкәсендә күтәргән, ачысын эченә йотып яшергән олы йөрәкле апаларның берсе. Язмыш җилләренә, киртәләргә күңеле кушканча намус белән каршы тора алганына да ул бүген сөенеп яши. Янәшәсендәгеләрнең дә хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәү аңа яңа көч өсти. Кичә Фәрхинур апа 90 яшьлек олы бәйрәмен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме - юбилее белән аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин котларга килде. Ул Фәрхинур апага Россия Президентының Котлау хатын, бүләген тапшырып, чын күңеленнән изге теләкләрен җиткерде. Бирегә килгән шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчелеге дә Фәхинур апаның алга таба картлык сынауларын бирешмичә, көчле, нык булып яшәвен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев