Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яшәүче нәни Ислам бик еш кына: “Әни, мин кайчан күрә алам инде”, – дигән сорауны кабатлый

    Нәни Ислам куллары белән һаман яктылыкка үрелә. Аның бар нәрсәне дә үз күзләре белән күрәсе, әнисенең һәм якыннарының йөзенә тутырып-тутырып карыйсы, дөньяның матурлыгын ничек бар, шулай тоясы килә. Кыш бабай килүен дә зарыгып көтә, анардан да айпадлар, планшетлар, кыйммәтле-кыйммәтле уенчыклар сорамый ул. Бары тик сәламәтлек алып килсен дә, күрү сәләте...

    Нәни Ислам куллары белән һаман яктылыкка үрелә. Аның бар нәрсәне дә үз күзләре белән күрәсе, әнисенең һәм якыннарының йөзенә тутырып-тутырып карыйсы, дөньяның матурлыгын ничек бар, шулай тоясы килә. Кыш бабай килүен дә зарыгып көтә, анардан да айпадлар, планшетлар, кыйммәтле-кыйммәтле уенчыклар сорамый ул. Бары тик сәламәтлек алып килсен дә, күрү сәләте генә бүләк итсен иде. Могҗизалы бабайның тылсымына сабый күңеле ышана, бик нык ышана. Шуңа да ул йокыдан уяну белән көн саен яңа бер һөнәр өйрәнә, Кыш бабайга сөйлисе шигырьләрен кабатлый.

    Ә хыяллар, хыяллар... Алар Ислам күңелендә иксез-чиксез. Бер мизгелдә аның караңгылык эчендә яшәвенә ышанмыйсың да.

    - Минем сумка тотып мәктәпкә барасым килә. Анда күп дусларым булыр иде. Укытучы апа да мине яратыр, Ислам, син молодец, - дип әйтер иде, - ди кечкенә танышым. Ислам бик еш кына: "Әни, мин кайчан күрә алам инде", - дигән сорауны кабатлый. Күптән түгел генә ул Чебоксар шәһәренә операциягә дә барып кайткан. Сул күзе өметсез булса да, якыннары уң күзенең ачылуын көтәләр. "Врач апалар, мультфильм күрсәтәбез дип ышандырдылар да, бер нәрсә дә күрсәтмәделәр, ник соң минем көннәрем һаман яктырмый", - дип үзәкне өзә ул.

    Ислам турындагы язманы тулырак "Йолдыз" газетасының 17 декабрь саныннан укыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: