Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яшәүче Әнвәр ага Ибраһимов 80 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

    Әнвәр Ибраһимов озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән. 25 елдан артык кошчылык фабрикасын җитәкләгән. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә ия. Бүген олы яшьтә булса да, ул тик кенә утырырга яратмый, гел хәрәкәттә, эштә. Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин бәйрәм белән тәбрик итеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы...

    Әнвәр Ибраһимов озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән. 25 елдан артык кошчылык фабрикасын җитәкләгән. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә ия. Бүген олы яшьтә булса да, ул тик кенә утырырга яратмый, гел хәрәкәттә, эштә. Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин бәйрәм белән тәбрик итеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрының Дипломын һәм үз исеменнән Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин да изге теләкләрен җиткерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: юбилей
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: