Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яшьлек туе

    Сатмыш егете Айдар Гыйсмәтов һәм Казан кызы Чулпан Хәйруллина парлы гаилә юлына аяк бастылар. Алар районның ЗАГС бүлегендә яшь гаилә булып теркәлде. Яшьләргә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез. 

    Котлы булсын яшьлек тантанасы, 
    Котлы булсын сөю хисләре. 
    Зур уңышлар белән алга илтсен 
    Сез барачак гомер юллары. 
    Тулып торсын бәхет чишмәсе, 
    Ташып торсын бәхет чиләге. 
    Озын гомер, саф мәхәббәт – 
    Барыбызның сезгә теләге.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: