Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яшьләр кавыша

    Районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде.

    (Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


    Апас егете Илназ Хисамов тормыштагы тиң яры итеп Каратун кызы Энҗе Салаватуллинаны сайлады. Яшьләр якыннары, дуслары алдында пар балдаклар алмашып, гаиләләренең беренче документын алдылар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.

    Хисамовлар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итеп, саф мәхәббәт, тугры сөю, бәхет-шатлыклар телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: