Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яшьләр кавыша

    Апас егете Шамил Әхмәдуллин һәм Буа районы кызы Алинә Кәримова кавышу туйларын билгеләп узды. Алар кавышуларын ЗАГС бүлегендә рәсмиләштереп, гаиләләренең беренче документын алдылар.

    (7 март, “Апастово-информ“). 


    Яшьләргә якыннары, туганнары, дуслары иң изге теләкләрен юллады. Котлауларга без дә кушылабыз. Яшь гаиләгә тигез, матур тормыш, бәхетле киләчәк, саф мәхәббәт телибез. 
     
    Котлы булсын яшьлек тантанасы, 
    Котлы булсын сөю хисләре. 
    Зур уңышлар белән алга илтсен 
    Сез барачак гомер юллары. 
    Тулып торсын бәхет чишмәсе, 
    Ташып торсын бәхет чиләге. 
    Озын гомер, саф мәхәббәт – 
    Барыбызның сезгә теләге.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: