Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста язгы чакырылыш буенча нәтиҗә ясалды

Хәрби хезмәткә әзерлек, патриотик тәрбия, Россия Иминлек министрлыгы, Татарстан Хәрби Комиссариаты белән хезмәттәшлек, армия һәм флотка язгы чакырылыш нәтиҗәләренә багышланган республика даими комиссия утырышында Татарстан хөкүмәте вице-Премьеры Рөстәм Нигмәтуллин безнең район эшчәнлеген югары бәяләде. Быел Татарстаннан язгы чакырылыш буенча 3200 ир-егет армиягә китте.

Шуннан соң район даими комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Аны район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды.

-Без үзебезгә җиткерелгән план-графикны өзгәнебез юк. Бүген контракт буенча Россия Хәрби көчләрендә 8 апаслы хезмәт итә. Язгы чакырылышта утыз бер ир-егетебезне хәрби хезмәткә оешкан төстә,  үзвакытында озаттык. Барысы да билгеләнгән урыннарына исән-сау барып җитеп, Россия  иминлеге сагында тора. Командирлары, үзләре белән даими хәбәрләшеп торабыз. 4 яшь апаслы безнең район шефлык иткән Ульяновский шәһәренедә хәрби частьта хезмәт итә, Апас делегациясе аларның хәлен белешергә октябрь аенда барачак,-дип белдерде район хәрби комиссары, подполковник Илшат Паймурзин.

 

Ел башыннан барлыгы 230 апаслы хәрби –медицина комиссиясе үтте. Егетләр арасында хәрби бурычын үтәүдән качып йөрүчеләр, шөкер, юк. Комиссия үтүчеләрнең 92 проценты хәрби хезмәткә яраклы дип танылды. Быел язын армиягә озатылган апаслыларның 85 проценты югары һәм махсус урта белемле булуы уртача республика күрсәткеченнән югары. Апас аграр көллиятен тәмамлаган 27 егет киң профильле механизатор, шофер таныклыклары алды. Бу һөнәрләр солдат хезмәтендә бик кирәк.

-Уку дәвамында һәм хәрби-медицина комиссиясе үткәндә һәр яшь апаслы наркотиклар куллануга бәйле тест-анализлар тапшырды. Тиешле медицина тикшерүләре уздылар,-дип хисап тотты район баш табибы урынбасары Николай Карабанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев