Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста язгы чәчү алдынгылары премия белән бүләкләнде

Район башлыгы Равил Хисаметдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин барлык хуҗалыкларда булып чәчү алдынгыларына Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырдылар.

(7 нче май, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Бүгенге көндә район басу-кырларында эшнең иң кызган мәле. Механизаторлар көнне-төнгә ялгап хезмәт итә. Чәчү эшләре ике сменада башкарыла. Кырга килеп кайнар аш белән сыйлыйлар.

Район башлыгы басу-кырларда эшләүче механизаторларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре ирештерде.
“Бүгенге көндә сезнең җилкәгә ел буена җитәрлек икмәк игү бурычы йөкләнгән. Сез әлеге эшне бик төгәл һәм җаваплылык тоеп башкарасыз. Сезгә беренче чиратта сәламәтлек, гаилә тигезлеге, имин, мул тормыш телим. Үзегезне һәм гаиләләрегезне саклагыз. Хезмәтегезне бәяләп олы рәхмәтемне җиткерәм”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев