Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас юлларында "Бала - төп пассажир!" акциясе уза

    Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары 19 марттан 31 мартка кадәр балаларның ялын хәвеф-хатәрсез, имин үткәрү максатыннан кисәтү чаралары үткәрә.

    (Ләлә Сафиуллина, Апастово-информ)


    Шулай ук бу вакыт аралыгында тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләр, җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы машина йөртүчеләр игътибар үзәгендә булачак.
    “Әти-әниләр дә балаларын кайгыртсыннар, һәрчак кисәтеп торсыннар, күз уңында тотсыннар иде. Күңелсез вакыйгалар ишетелеп тора. Агымдагы елның ике аенда гына республикада балалар катнашында 59 юл фаҗигасе булды. Аларда өч баланың гомере өзелде, 65е төрле тән җәрәхәтләре алды. Пассажир балалар катнашында 35 юл һәлакәте очрагы теркәлде. Аларда 3 бала үлде, 40ы җәрәхәтләнде. Гадәттә, мондый күңелсезлекләр балаларны махсус утыргычларга утыртмыйча хәрәкәт итү нәтиҗәсендә килеп чыга. Шуңа күрә руль артына утыручы һәркем да саклык кагыйдәләрен онытмаска, барлык таләпләрне дә төгәл үтәргә тиеш”,- дип белдерде районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: