Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апастан 25 ир-егетне армиягә озатачаклар

    Быелгы язгы чакырылышта Апас районыннан хәрби хезмәткә 25 ир-егет чакырыла. 27 апрельдә район мәдәният йортында инде 30 еллар элек матур гадәткә кергән тәртиптә аларны армиягә озату тантанасы үткәрелде. Булачак солдат-матрослар, аларның туганнары, әти-әниләре һәм сөйгән кызлары өчен район үзешчәннәре бик матур, җыйнак кына концерт куйдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...

    Быелгы язгы чакырылышта Апас районыннан хәрби хезмәткә 25 ир-егет чакырыла. 27 апрельдә район мәдәният йортында инде 30 еллар элек матур гадәткә кергән тәртиптә аларны армиягә озату тантанасы үткәрелде.

    Булачак солдат-матрослар, аларның туганнары, әти-әниләре һәм сөйгән кызлары өчен район үзешчәннәре бик матур, җыйнак кына концерт куйдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, районның элеккеге хәрби комиссары Заһид Хәкимов, бүгенге хәрби комиссар Илфат Паймурзин, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Хатыйпов, Чечен Республикасында хәрби вакыйгаларда катнашкан Фәргать Мотыйгуллин бу язда солдат гимнастеркасы киячәк егетләргә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Районның "Хәрби Дан" патриотик музее директоры Әгъзам Хәмидуллин аларны музей күргәзмә залларына чакырды.Кеше хокуклары буенча райондагы вәкаләтле вәкил, район газетасы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева алар белән аерым очрашып, сорауларга җаваплар бирде һәм үз теләкләрен ирештерде.

    -Бу язгы чакырылышта хәрби хезмәткә иң беренче 6 егетне 12 майда озатачакбыз,-ди Илфат Паймурзин.-Быел армиягә китәчәк егетләребезнең 30 проценты югары белемле. Калганнарының махсус урта белемнәре бар. Бу язда армиягә китүчеләрнең барысы да диярлек уку чорында беренчел хәрби һөнәргә өйрәнде. Шулай булгач, хәрби хезмәткә алар тулысынча әзер дип саныйм. Апаслыларның район хәрби данына тап төшермиячәкләренә ышынабыз.

    Татарстан Хөкүмәте карары белән быел да армиягә китүчеләргә республика бүләге-кесә телефоннары, күчтәнәчкә матур бүләкләр җыелмасы биреләчәк.

    Апастан бу язда улы Ранисны армиягә озатучы Ләйсән Гайфетдинова, булачак солдатлар-ике Алмазның әниләре Венера Фатыйхова һәм Асия Закирова улларының исән-имин хезмәт итеп кайтуларын теләп, балаларына үз үгет-нәсихәтләрен ирештерделәр.

    Сау булыгыз егетләр, бер елдан соң тагын шундый солдат каршылау тантаналарында күрешергә язсын. Без сезне зарыгып, сагынып көтәрбез!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: