Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апастан Болгарга 45 чакрым гына...

    - Болгарга 13-14 августта барырга тырышыгыз, гаять кызыклы чарада катнашыгыз. Шул көнне биредә урта гасырлар тормышын гәүдәләндерүче гаҗәп тамаша үтәчәк. Ул "Татарстан бердәмлеге командасы" бренды астында үтә. Бу көннәрдә Болгар ачык һава музей-тыюлыгында шул чор кешеләре кебек киенгән атлы һәм җәяүле гаскәрләрнең реконструкцияләнгән орышлары, шул чор һөнәрчелеге күргәзмәләре, төрле мастер-класслар...

    - Болгарга 13-14 августта барырга тырышыгыз, гаять кызыклы чарада катнашыгыз. Шул көнне биредә урта гасырлар тормышын гәүдәләндерүче гаҗәп тамаша үтәчәк. Ул "Татарстан бердәмлеге командасы" бренды астында үтә. Бу көннәрдә Болгар ачык һава музей-тыюлыгында шул чор кешеләре кебек киенгән атлы һәм җәяүле гаскәрләрнең реконструкцияләнгән орышлары, шул чор һөнәрчелеге күргәзмәләре, төрле мастер-класслар белән танышыгыз. Мондый тематик турлар Болгарда өченче тапкыр үтә инде, тарих яратучы апаслылар аларда ел да катнаша. Быел мосафир-туристлар Апас командасына сез дә кушылыгыз,-дип чакыра район яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Гөлира Шиһабиева.

    Ришат Җамалиев.

    Фото: http://inkazan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: