Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апастан Фәһимә әби 90 яшьлек юбилеен каршылады

Апас авылында яшәүче Фәһимә әби Әмирова 10 мартта олуг юбилеен билгеләп үтте. Биш бала - өч кыз, ике ул тәрбияләп үстергән ул. Бүген аның 32 онык-оныкчыгы бар. Фәһимә әби кызы Тәслимә тәрбиясендә бик хасиятле гомер кичерә. Үзе җиде яшьтә ятим калып, ятимлек ачысы белән бергә тормыш кыенлыгын шактый күрә. -...

Апас авылында яшәүче Фәһимә әби Әмирова 10 мартта олуг юбилеен билгеләп үтте. Биш бала - өч кыз, ике ул тәрбияләп үстергән ул. Бүген аның 32 онык-оныкчыгы бар. Фәһимә әби кызы Тәслимә тәрбиясендә бик хасиятле гомер кичерә. Үзе җиде яшьтә ятим калып, ятимлек ачысы белән бергә тормыш кыенлыгын шактый күрә.

- 90 яшемә җитәрмен дип уйламаган идем. Бигрәк рәхәттә яшим бит, бу рәхәттән "китәсе" килми, - ди Фәһимә әби.

Ул әле күзлексез генә гәҗитләр, китаплар да укый икән. Аеруча, "Йолдыз"ны яратып укый. Үзен-үзе яхшы йөртә.

Фәһимә әбине истәлекле туган көн бәйрәме - юбилее белән район хакимияте вәкиле Әлфәт Ялчибаев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Апас авылының хөрмәтле ветеранына шәһәр тибындагы Апас Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Миләүшә Габитова җылы теләкләрен юллады, бүләге белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев