Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апастан “Нечкәбил“гә Алия Нуриева бара

    "Нечкәбил"-2016"га быел Апасның "Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәре-музыка белгече Алия Нуриева барачак. Ул Буа шәһәрендә узган зона турында биремнәрне уңышлы үтәп ярымфиналга үтте. Алия тумышы белән Үтәмеш авылы кызы. Тормыш иптәше, Кормаш авылы егете Радик белән бер ул, бер кыз тәрбиялиләр. Бу үрнәк гаилә җырга-моңга бик һәвәс. - Бар тырышлыгымны...

    "Нечкәбил"-2016"га быел Апасның "Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәре-музыка белгече Алия Нуриева барачак. Ул Буа шәһәрендә узган зона турында биремнәрне уңышлы үтәп ярымфиналга үтте. Алия тумышы белән Үтәмеш авылы кызы. Тормыш иптәше, Кормаш авылы егете Радик белән бер ул, бер кыз тәрбиялиләр. Бу үрнәк гаилә җырга-моңга бик һәвәс.

    - Бар тырышлыгымны куеп, район данын якларга тырышачакмын. Мөмкинлекләр җитәрлек, иң мөһиме миңа ярдәм кулы сузарга әзер торучы, аңлаучы тормыш иптәшемә, туганнарыма, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафинага, "Салават күпере" балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәевага мин рәхмәтле. Шулай ук барлык райондашларым да мине яклап тавыш бирерләр дип ышанам, - ди Алия.

    Бәйгенең ярымфиналы 10 сентябрьдә Казан шәһәрендә узачак. Алия Нуриевага уңышлар телик.

    Гөлзада Гатауллина.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: