Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апастан Норлат ерак булса да сакланырга кирәк

    Дуңгызларда Африка чумасы йогышлы авыруы Татарстаннның Норлат районына үтеп керде. 29-30 сентябрьдә шушы районның Сосновка авылында шәхси хуҗалыкта шушы афәт билгеләре ачыкланган,-дип хәбәр итә республиканың Идел аръягы төбәге дәүләт ветеринария инспекторы Марат Фәтрахманов. Таләпләр буенча авыру учагындагы авыру терлекләр юк ителә, бу хуҗалыкта 59 баш дуңгыз асралган. Татарстан Президенты Указы...

    Дуңгызларда Африка чумасы йогышлы авыруы Татарстаннның Норлат районына үтеп керде. 29-30 сентябрьдә шушы районның Сосновка авылында шәхси хуҗалыкта шушы афәт билгеләре ачыкланган,-дип хәбәр итә республиканың Идел аръягы төбәге дәүләт ветеринария инспекторы Марат Фәтрахманов. Таләпләр буенча авыру учагындагы авыру терлекләр юк ителә, бу хуҗалыкта 59 баш дуңгыз асралган. Татарстан Президенты Указы нигезендә АЧС ачыкланган төбәктә ике боҗралы карантин режимы игълан ителде. Аның эченә Сосновка авылы, районның 7 авылы һәм бу учак белән чиктәш 8 район территориясе керә. 2 ай элек шундый ук хәл күрше республикада теркәлгән иде. Шуңа нигезләнеп, 45 көнлек карантин вакытында икенче боҗрага туры килгән Апас районында ике махсус пост оештырылды. Бу юлы безнең район АЧС чыккан ноктадан ерак, тик барыбер аерым чикләүләр үз көчендә кала.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: