Апастан Төхвәтуллиннар гаиләсе “Нечкәбил”дән уңыш белән кайтты
Казанда «Бөтен гаилә белән» девизы астында «Нечкәбил» республика бәйгесе узды.
(17 сентябрь, “Апастово-информ”).
Биредә район һәм зона турында җиңү яулаган Заһит һәм Нәфисә Төхвәтуллиннар гаиләсе катнашты. Алар үзләренең гаилә традицияләрен, яраткан шөгыльләрен тәкъдим иттеләр, сәләтләрен күрсәттеләр. Гаилә бәйрәмен сәхнәләштереп, җыр-биюләр аша буыннан-буынга тапшырылып килүче гаилә кыйммәтләрен күрсәттеләр. Алар “Алтын юбилярлар”, “Күркәм гаиләнең тормышы” номинацияләрендә җиңү яуладылар. Шулай ук гаилә башлыгы Заһит Төхвәтуллин “Әтиләр союзы”ның Рәхмәт хатына лаек булды. Нәфисә Төхвәтуллинага “Шәфкатьле эшләр гаилә хәрәкәте” лидеры буларак Диплом тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев