Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Арабыздан киткән иптәшләремне дә онытмыйм

    Каратунда яшәүче Зөфәр Гыймадиев та солдат елларында зур сабырлыкка, түземлелеккә, күргәннәрне эчкә йотарга өйрәнә.

    Ул бүген яшь буын белән очрашуларда еш катнаша, булачак солдатларга үтемле киңәшләрен бирә.
    Зөфәр абый 1980 елда хәрби хезмәтен гади курсант булып башлый. Аннан хезмәтен октябрь аенда батальон санинструкторы булып дәвам итә. Апаста ел саен хәтер чарасы оештырып, хөрмәт күрсәтүче район җитәкчелегенә рәхмәте зур аның.
    –Иптәшләремне тагын бер кат исән-имин күрүемә куанып, тыныч тормышта булган уңышларын тыңлап, алар өчен сөенеп утырам. Арабыздан киткән иптәшләремне дә онытмыйм. Аларның гаиләләренә дә теләп ярдәм итәбез, – ди Зөфәр абый.

    #НашиЗащитники
    #апастовоинформ
    #скажиспасиболично
    #помнимСвоихГероев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: