Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Армия хезмәтенә көзге чакырылышта Татарстаннан 3 мең егет китәчәк

    Республика җыелма пунктыннан беренче команда 15 октябрьдә кузгала.

    (1 октябрь, “Апастово-информ”).


    1нче октябрьдә Татарстанда һәм тулаем Россия буенча армия хезмәтенә көзге чакырылыш башланды. Республикадан 3 меңнән артык егет армиягә китәчәк.
    “Россия Президенты Указы нигезендә, октябрь-декабрь айларында, Россия буенча хәрби хезмәткә 128 мең кеше чакырыла”, - дип хәбәр итте Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин.
    Коры җир гаскәрләренә безнең республикадан барлык армиягә китүчеләрнең 46 проценты, ә хәрби диңгез флотына һәр 10 егетнең берсе җибәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: