Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ару белмәс ил агасы 70тә дә хезмәттә

Апас районы Зур Күккүз авылында яшәүче Миңнегариф абый Вәлиев тормышын машинадан башка күз алдына да китерә алмый. Аның транспорт белән идарә итә башлавына 51 ел вакыт узган. Хәрби хезмәттән кайткач, Миңнегариф абыйга "ГАЗ-53" машинасы бирәләр. Бу вакытта аңа нибары 22 яшь була. Шул еллардан бирле, инде 48 ел, әлеге машинада...

Апас районы Зур Күккүз авылында яшәүче Миңнегариф абый Вәлиев тормышын машинадан башка күз алдына да китерә алмый. Аның транспорт белән идарә итә башлавына 51 ел вакыт узган. Хәрби хезмәттән кайткач, Миңнегариф абыйга "ГАЗ-53" машинасы бирәләр. Бу вакытта аңа нибары 22 яшь була. Шул еллардан бирле, инде 48 ел, әлеге машинада йөри.

Ул ураган юллар, чакрымнарның исәбе-хисабы бар микән? Үзе әйткәнчә, "53"е аерылмас җан дустына әверелгән. Юлларның уңышлысы да, газаплысы да булган. Инде лаеклы ялга чыкканына 10 ел вакыт узса да, ул әле хезмәтеннән аерылырга теләми. Ә "ГАЗ-53"е белән язгы чәчү, урып-җыю эшләрендә катнаша. Чәчүлек ташу, ашлама чыгару кебек эшләр аңа йөкләнгән. Өйдә дә тик кенә утыра белми. Терлекләр асрый, яшелчәләре дә мулдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев