Август: җәйнең соңгы аенда апаслыларны үзгәрүчән һава торышы көтә
Җәйнең соңгы аена аяк атладык, дуслар! Август аенда безне нинди һава торышы көтә? Айның беренче яртысында безне аязучан, кояшлы һава торышы көтә. Яңгырлар явачак, яшен булуы да ихтимал. Температура уртача +21, +23 градусны тәшкил итәчәк. Айның икенче яртысында исә һаваның температурасы күтәреләчәк дип фаразлана. Кайбер көннәрдә +32, +33 градус эсселек...
Җәйнең соңгы аена аяк атладык, дуслар! Август аенда безне нинди һава торышы көтә? Айның беренче яртысында безне аязучан, кояшлы һава торышы көтә. Яңгырлар явачак, яшен булуы да ихтимал. Температура уртача +21, +23 градусны тәшкил итәчәк. Айның икенче яртысында исә һаваның температурасы күтәреләчәк дип фаразлана. Кайбер көннәрдә +32, +33 градус эсселек тә күзәтеләчәк. Шулай ук яңгырлар яву ихтималы да бар. Ә менә ай ахырында температура әзрәк төшәргә мөмкин. Ул уртача +20, +16 градусны тәшкил итәчәк.
Җәйләребез уңышлы һәм файдалы үтсен, дуслар! Иң мөһиме: исәнлек-саулык булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев