Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Автоледи” тәмам. Ә иң зур кабак үстерүчеләрне ачыклау дәвам итә

    Бик күп каршылыклы фикерләр китереп чыгарган, җиңүгә омтылдырган "Автоледи" бәйгесе тәмам. Менә шундый инде безнең хатын-кызларыбыз! Алар кирәк булса атына да, машинасына да, самолетына да утырырга сәләтле. Һәм һичбервакыт сер бирергә яратмыйлар. Бүләккә чит ил машиналары, алтын-көмешләр вәгъдә итмәсәк тә, җиңү өчен бик тырыштылар алар. Бик күпләрнең фикеренә колак салып,...

    Бик күп каршылыклы фикерләр китереп чыгарган, җиңүгә омтылдырган "Автоледи" бәйгесе тәмам. Менә шундый инде безнең хатын-кызларыбыз! Алар кирәк булса атына да, машинасына да, самолетына да утырырга сәләтле. Һәм һичбервакыт сер бирергә яратмыйлар. Бүләккә чит ил машиналары, алтын-көмешләр вәгъдә итмәсәк тә, җиңү өчен бик тырыштылар алар. Бик күпләрнең фикеренә колак салып, гәрчә, тавышны программа белән җыйдылар дигән шигебез булса да, иң күп тавыш җыйган дүрт бәйгечебезне бүген тәбрикли алабыз. Алар турында газета битләрендә "Ир-ат күзлегеннән хатын-кыз шофер" дигән язма урын алачак.

    Гөлүсә Сабирова, Илүсә Гайфуллина, Гөлзада Гатауллина, Гөлнара Җәләлетдинова безнең шалтыратуны көтегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: