Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Авылда итәк астыннан аракы, көмешкә сатучыларга нинди дә булса җәза каралганмы?

    Районның дәүләт алкоголь инспекциясе, кулланучылар хокукларын яклау дәүләт хезмәте белгече Гөлнара Абдрахманова: -Бар андыйларга җәза-кыек гамәле расланса, табыш алу максатында идән астында җитештерелгән көмешкә, легаль булмаган яки кибет аракысы белән сәүдә итүчеләргә "Госалкогольинспекция" карары белән 3000 сумлык штраф салына. Кабатлана икән, бу сумма икеләтә-өчләтә арттырыла, эше судка китә. Кибетләрдә иртәнгә...

    Районның дәүләт алкоголь инспекциясе, кулланучылар хокукларын яклау дәүләт хезмәте белгече Гөлнара Абдрахманова:

    -Бар андыйларга җәза-кыек гамәле расланса, табыш алу максатында идән астында җитештерелгән көмешкә, легаль булмаган яки кибет аракысы белән сәүдә итүчеләргә "Госалкогольинспекция" карары белән 3000 сумлык штраф салына. Кабатлана икән, бу сумма икеләтә-өчләтә арттырыла, эше судка китә. Кибетләрдә иртәнгә унга кадәр, кичке уннан соң спиртлы эчемлекләр сату очрагында да Закон катгый. Андыйларга җәмәгать суды карары, район эчке эшләр бүлеге, яки "Госалкогольинспекция" вәкилләре төзегән беркетмә-карарларга нигезләнеп 5000 сум штраф каралган. Ел башыннан шундый гаепләре өчен 3 кеше әнә шундый җәза алды. Һәм тагын шунысын да җиткерәсем килә-мондый очракларны белсәгез, үзегез тап булсагыз исем-фамилиягезне күрсәтеп 21-7-00 телефонына, прокуратурага, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез. Бу хәбәрегезне Татарстанның "Халык контроле" сайт-порталында да калдыра аласыз. Хәбәрегез расланса, хәзерге законнар буенча сезне акчалата бүләкләү тәртибе каралган. Районда шундый бер очрак теркәлде инде.

    Ибраһим Туктагулов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: