Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Авылдагы үзгәрешләр һәркемнең өй тәрәзәсеннән күренә

    - Үзара салым акчасы күләме, аны куллану тәртибен быел язын үткән референдумда халыкка аңлатуның файдасы бик зур булды һәм аны вакытында туплый алдык. Ул безнең Ишеево авыл җирлеге буенча күп түгел, барлыгы 75 мең сум җыелды,-ди авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов. -Бу акчага әлләни зур эшләр майтару мөмкин түгел. Әле...

    - Үзара салым акчасы күләме, аны куллану тәртибен быел язын үткән референдумда халыкка аңлатуның файдасы бик зур булды һәм аны вакытында туплый алдык. Ул безнең Ишеево авыл җирлеге буенча күп түгел, барлыгы 75 мең сум җыелды,-ди авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов. -Бу акчага әлләни зур эшләр майтару мөмкин түгел. Әле дә ярый Татарстан Президентының "Авыл юллары. Төзекләндерү. Үсеш" программасы гамәлдә-халык акчасы Казан аша дүрткә тапкырлангач, казнабызга ул 350 мең сум булып әйләнеп кайтты. Шул акчага быел 120 мең сумга төшереп, Идрәздәге су манарасын төзекләндердек, санитария-гигиена кагыйдәләре буенча тирәсе тотылды. Урам утларын яңарттык, яңа җиһазлар алдык. Дүртиледә дә урам утларын камилләштердек. Бу көннәрдә Идрәздә 95 мең, Дүртиледә 150 мең сумлык 100 метрдан артык урам юлларына ком-таш җәергә әзерләнәбез, чималларын кайтарып куюны төгәлләп киләбез. Ноябрь аенда киләсе елда үзара салым җыю тәртибе һәм халык рөхсәте, теләге белән ул акчаны куллану буенча үткәреләчәк Татарстанкүләм район бердәм референдумында без авылыбыз киләчәген хәл итәчәкбез. Апаслыларны референдумда актив катнашырга чакырам. Күл тамчылап җыела, халык акчасы читкә китим, үзебезнең тормыш-көнкүрешебезне яхшыртуга гына тотылуын барыбыз да яхшы аңласын иде. Болай эшләү тәртибе гамәлгә кергәч, соңгы ике елда районның һәр авылында нинди эшләр башкарылуы һәркемнең өе тәрәзәсеннән күренеп тора. Матур үзгәрешләр күбрәк булсын!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: