Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апасны сайлаган Казан егете

    Казанда туып-үскән, "Зөя" агрофирмасы баш ветеринария табибы Марат Фәтрахманов универстетта укуын тәмалагач Әлмәндәр бүлекчәсендә эшли башлады. Үзен яхшы әзерлекле, булдыклы мал табибы итеп танытты. Апаста дәүләт программасы буенча йорт өлгертте. Гаилә корып, авыл тормышын тәмам үз итеп өлгерде. -Яңа алымнар белән эшләве үк күңелле. Тормышка карашың, эшеңдә үз фикерне яклый,...

    Казанда туып-үскән, "Зөя" агрофирмасы баш ветеринария табибы Марат Фәтрахманов универстетта укуын тәмалагач Әлмәндәр бүлекчәсендә эшли башлады. Үзен яхшы әзерлекле, булдыклы мал табибы итеп танытты. Апаста дәүләт программасы буенча йорт өлгертте. Гаилә корып, авыл тормышын тәмам үз итеп өлгерде.

    -Яңа алымнар белән эшләве үк күңелле. Тормышка карашың, эшеңдә үз фикерне яклый, дәлилләп раслый алу да мөһим,-ди кичәге шәһәр егете.

    -Итне яңа технология белән җитештерүгә йөз тотып агрофирма отачакмы,-дип сорадым мин аңардан.

    -Башлаганны ташламасак, дәвамлы эшләсәк-отачакбыз. Яңалык нәрсә ул-тормышка яраклашу дигән сүз. Ит табыннарда һәрчак кирәкле ризык. Чит илнекен ничек үстергәннәр, нәрсә ашатканнар, нинди укол кадаганнар-белүе авыр. Әнисе янында 6 айга кадәр сөт имеп үскән бозауның сау-сәламәт, көр булуын һәм тиз өлгерүен раслап торасы да юк. Авыл кешесе моны миннән дә яхшырак белә. Бу гына түгел бит әле, бозау имеп бетермәгән сөтне савып алу мөмкинлеге дә бар. Бу исә өстәмә акча.

    -Бозавы сау-сәламәт була дисең, алайса. Ә бит агрофирмага сөт тә күп кирәк?..

    -Ит бозауларын аз сөтле, җилене корыган, элек иткә генә җибәрелергә яраклы сыерлар тудыра. Каплатуда исә үзебез үк үстергән "Шароле", Ангуст" токымлы үгезләре кулланыла. Апас фермаларында безнең терлекчеләр үстергән шушы нәсел үгезләре Татарстаннның махсус ясалма каплату орлыгы-сперма җитештерү цехларына озатылды. Ул бөтен Россиягә тарала.

    -Моның белән горурланасыңмы?

    -Ә ник горурланмаска? Хәзер бит импорт товарны үзебездә җитештерәбез. Заманында нәселле терлекләр орлыгын Франция, Голландиядән кадәр валютага сатып алып кайтардылар, без үзебезнең алардан ким түгеллегебезне расладык.

    -100 килограммга җиткән бу нәсел терлекләрен ачык һавада асрау алымын хәзер күпләр Апаска килеп өйрәнә. Ни-нәрсә күрсәтәсез?

    -Карамасар, Коштавылы, Идрәз һәм Кабыккүпердә, Шыгай һәм Багышта, Кече Күккүздәге бозаулар, симертүгә куелган үгезләр, таналар әзерләү цехларын ошаталар. Терлек тиз өлгерүе бер хәл, фермада ремонт, техника, электр чыгымнары икеләтә диярлек кими. Аз кеше белән дә күп ит җитештереп була икән, диләр.

    -Әнкәсе янында иркәләнеп кенә үскән яңа токым бозауларның тәүлеклек үсеше яхшымы соң? Сакланышы ничек?

    -800 граммнан ким түгел, сакланышы 98 процент тирәсе. Быел 10 айда 1000 тонна ит җитештергәнбез икән-бу яңа алым җимеше.

    -Кунаклар тагын нәрсә ди?

    - Безнең ачык, интенсив терлек үстерү мәйданчыкларның сызымнарын сорап алып китеп үзләрендә дә төзиләр. Ачык һавада үскән терлек күп ашый икән, диләр. Дөрес анысы, азык күп кирәк, тик монорационга күчкәч ул бик бәрәкатле. Чыныккан терлек авыруларга бирешми, тояк, үпкә авырулары юк дәрәҗәдә-даруларга акча күп кирәкми. Бары кисәтү ветеринария чараларын вакытында башкарырга кирәк, без өлгерәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: