“Авыл җирлегенә таләпләр зур”
Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин районда иң өлкән һәм тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе. Төгәл, үз-үзенә һәм башкаларга да таләпчән, киләчәкне алдан күзаллаучы җирлек башлыгы халык өчен үз кеше. Ул бар гомерен туган җиренә багышлаган.
Физзәт абый хезмәт юлын “Сельхозтехника“да инженер буларак башлап җибәрә. Аннан әнисе тәкъдиме һәм хәер-фатихасы белән авылга кайта. Биредә прораб булып газ кертү эшенә алына. 1997 елда аны Шәмбалыкчы авыл Советы җитәкчесе итеп билгелиләр. Шул көннән бирле, 27 ел дәвамында Физзәт абый җирлек халкына хезмәт итә.
–Авыл җирлеге эше бик җиңелләрдән саналмый. Һәр эшне төгәл башкарырга, бүгенге эшне иртәгегә калдырмаска, гел уяу булырга кирәк. Авыл җирлегенә таләпләр зур. Халык белән аңлашып эшләргә тырышабыз. Кайбер вак-төяк каршылыкларны да кабул итеп, аның вакытлыча гына икәнен аңлап, киләчәккә көч алып эшлибез, – ди ул үзе.
Җитәкченең көндәлек планлаштырылган һәр эше куен дәфтәренә пунктлап теркәлеп бара. Үзе дә боерык биреп кенә калмый, җиң сызганып эшнең үзәгендә кайный. Лампочкасын да бора, коймасын да торгыза, читәнен дә үрә, тирә-юньне җыештыруда да катнаша. Эш өчен кирәк булган барлык кораллар машинасында, кул астында гына тора.
Физзәт абый янгын куркынычсызлыгы темасына да зур игътибар бирә. Шәмбалыкчы авылы җирлеге ирекле янгын сүндерү төркеме җитәкчесе буларак, иганәчеләр ярдәме белән күп эшләр башкарган ул.
-Шәмбалыкчы авыл җирлеге территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җылытыла торган яңа бина төзелде. Урта Биябашы авылында урнашкан бу җылы үзәк Шәмбалыкчы авыл җирлеге халкына елның салкын вакытында - түбән температурада да янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Шулай ук авыл җирлеге су гидрантлары белән дә тәэмин ителгән, - ди районның янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Павел Тихонов.
Районның ирекле янгын күзәтчелеген үстерүгә, яңа җылы бокс төзүгә, авыл җирлегенең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне район башлыгы Айрат Җиһаншин тантаналы шартларда тапшырды һәм җитәкчегә хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев