Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Авыллар яңарыш кичерә

    Районыбызның кайбер авылларында төзлеш һәм төзекләндерү эшләре бара.

    Карамасар, Әлмәндәр, Күккүз балалар бакчаларында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Программа нигезендә Чирмешән һәм Шәмәк авылларында модульле яңа ФАПлар төзеләчәк. Шонгатыда авария хәлендәге иске кибет урынына яңасы салыначак, аның нигезе әзер инде. Болгаерда авыл җирлеге бинасы да яңартыла. Урта Балтай мәктәбе ишегалдында бу җәйдә төзелгән ачык спорт мәйданчыгы яңа уку елына бүгеннән әзер. Быелгы Программада каралган башка объектларда да төзелеш-ремонт эшләре дәвам итә. Шул исәптән, быел 3 ай дигәндә төзелгән Сатмыш авыл клубы бинасында соңгы эчке бизәү эшләре бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: