Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Айрат үз призларына дүртенче ярыш үткәрде

    -Республика көне һәм Апас районы оешуның 86 еллыгына багышлап, Апас мәктәп стадионында кызлар арасында үткәрелгән волейбол ярышында беренчелек "Әнәле" агрофирмасы данын яклаган командада. Икенче урында Апас мәктәбе, өченче урында ДЮСШ канаты астында спортның шушы төре белән шөгыльләнүче Апасның 10-11 яшьлек кызлар командасы,-ди хәбәр итә командаларны ярышларга әзерләгән тренер Рәмис Гыйззәтов....

    -Республика көне һәм Апас районы оешуның 86 еллыгына багышлап, Апас мәктәп стадионында кызлар арасында үткәрелгән волейбол ярышында беренчелек "Әнәле" агрофирмасы данын яклаган командада. Икенче урында Апас мәктәбе, өченче урында ДЮСШ канаты астында спортның шушы төре белән шөгыльләнүче Апасның 10-11 яшьлек кызлар командасы,-ди хәбәр итә командаларны ярышларга әзерләгән тренер Рәмис Гыйззәтов. - Командалар капитаннары Адилә Яруллина, Алинә Зиннәтуллина һәм Алия Каюмова, уенчылар һәм әти-әниләр исеменнән эшмәкәр апаслы Айрат Сафинга бик зур рәхмәт. Аның иганәсендә районда инде 4 волейбол ярышы үтте. Мәктәбебезнең элеккеге укучысы, шул чорларда Апас мәктәбе директоры булып эшләгән Марат Сафинның улы Айрат яшьтәшләренә әнә шундый матур үрнәк күрсәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: