Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Азбабаның Александра чиркәве эшчәнлеге өчен Зеленовлар гаиләсе зур көч куя

    Азбабада 25 ел почтальон булып эшләүче Алена Зеленова авылның изге Александра чиркәве эшчәнлеге өчен дә җаваплы хәзер. Аның тирәсен тәртиптә тоту, җылыту эшендә аңа бик булдыклы ире Александр да ярдәм итә. -Бу саваплы эшнең бер авырлыгын да сизмибез. Авылыбызда утыздан артык кына христиан динен тотучы гаилә яшәсә дә, чиркәү чыгымнарын...

    Азбабада 25 ел почтальон булып эшләүче Алена Зеленова авылның изге Александра чиркәве эшчәнлеге өчен дә җаваплы хәзер. Аның тирәсен тәртиптә тоту, җылыту эшендә аңа бик булдыклы ире Александр да ярдәм итә.

    -Бу саваплы эшнең бер авырлыгын да сизмибез. Авылыбызда утыздан артык кына христиан динен тотучы гаилә яшәсә дә, чиркәү чыгымнарын һәркем хәленнән килгәнчә, иманы, йөрәге кушканча күтәрергә, ярдәмләшергә тырыша,-уңган хуҗабикә. -Төп иганәче-меценат, Яшел Үзән районындагы бер санаторий директоры, якташыбыз Валерий Кудряшовка туган авылым халкы аеруча рәхмәтле. Изге җанлы Валерий Дмитриевич Яшел Үзән шәһәрендә чиркәү төзелешендә башлап йөрде, татар мәчетләренә дә ярдәм итә. Диннәр, халыклар дуслыгы әнә шулай булырга тиеш ул,-ди мөлаем, ачык йөзле хуҗабикә. Аленага Крещение бәйрәмендә иң беренче булып бәке суына чумып чыгу, шулай башкаларга матур үрнәк күрсәтү хас. Бу йолада инде унынчы тапкыр катнашты.

    -Авылыбыз чиркәве ачылышы тантанасына халык бик күп килде,-дип чираттагы сөенече белән уртаклаша ул. - Казан епархиясе, тирә-күрше районнарның дин эшлеклеләре, мәртәбәле кунаклар күп иде. Кызым Альбина гаиләсе күршебездә генә йорт сатып алган иде. Аны тәртипкә китергәндә чормадан бик борынгы икона табылган. Аны татар киявебез Эдуард ялтыратып чистартып, чиркәү фондына тапшырды. Чормадан 1935 елда ясалган бала бишеге дә килеп чыкты. Аны ирем бераз төзәткәләп җибәрде дә үзебезнең өй матчасына асып куйдык. Берсеннән-берсе кечкенә ике оныгымны хәзер шул борынгы тал бишеккә салуга елауларыннан туктыйлар да изрәп йоклап китәләр нарасыйлар...

    Зеленовларның бүген инде 8 оныгы бар. Авылдашлары, балалары кияү-киленнәре өчен алар тормышы һәрчак үрнәк. Хәер, Алена белән Александр үзләре дә күп балалы гаиләләрдә үскәннәр. Буыннар чылбыры, әти-әни тәрбиясе тарих чөенә, гаилә шәҗәрәсенә ипләп кенә әнә шулай чорнала Азбабаның гади бер чуваш гаиләсендә .

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: